Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның ДАИ хезмәткәрләре җиде шоферга административ беркетмә төзеде

Ике шоферның иминият полисыннан башка машина белән идарә итүе дә ачыкланган.

Чираттагы “Тоннель” операциясе барышында районның ДАИ хезмәткәрләре җиде шоферга административ беркетмә төзеде. Аның икесе иминлек каешын эләктермәгән өчен булса, өчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Ике шоферның иминият полисыннан башка машина белән идарә итүе дә ачыкланган. “Тоннель” операциясе айга бер мәртәбә генә үткәрелсә, юлларда иминлекне саклау буенча профилактик чаралар даими оештырыла. “Соңгы араларда исерек килеш транспорт белән идарә иткән шоферлар саны кисәк артты. Гыйнвар аенда – алты, февральдә унбер исерек машина йөртүче тоткарланды. Аларга карата катгый чаралар күреләчәк”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев