Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашыбыз мошенниклар кармагына эләкте

Узган ел җирлегебездә сигез кеше мошенниклар корбаны булса, быелның апрель аена бу сан инде дүрткә җитте.

Узган атнада тагын бер райондашыбыз үз куллары белән алдарларга акча күчергән. “Авыл җирлекләренең берсендә почта бүлеген җитәкләүче хатын-кызга мошенниклар башта алдау юлы белән 250 мең сум күләмендә кредит алдырталар. Моңа өстәп, ул картасында булган 91 мең сум акчасын да аларга күчергәнен аңламыйча да кала. Нәтиҗәдә ул 341 мең 492 сум акчасы белән хушлаша. Ел башыннан өч эш кузгатылган иде, әлегәчә аларның берсе дә ачылмады. Мошенниклар бик хәйләкәр алымнар куллана. “Райондашларыбыз бер генә кешегә дә карта номерларын әйтмәсеннәр иде! Сезнең исемгә бер кеше дә кредит ала алмый, шуны онытмагыз!” – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев