Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашыбыз алдарлар кармагына эләккән

Бу – ел башыннан теркәлгән җиденче мошенниклык очрагы

“В контакте” социаль төркемендә балалар караваты сату турында белдерү урнаштырган райондашыбыз алдарлар кармагына эләккән. Мошенник, сатып алучы буларак, “акча күчерәм” дип, райондашыбызның ышанычыннан явызларча файдаланып, карта номерын сорап ала. Акча күчерү өчен карта артындагы өч санлы кодны әйтү белән, райондашыбызның картасында булган бөтен акчасы юкка чыга. “Райондашыбыз 5300 сум акчасыннан колак кага. Бу – ел башыннан теркәлгән җиденче мошенниклык очрагы. Бүгенге көндә аларның бары берсе генә ачылды”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җәмалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев