Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашларыбыз "Яшел Мөслим" акциясендә катнашты

Туган җиребезнең табигатен, тирә-юнебезне яшелләндерү, ямьләндерү һәркемнең изге бурычы. Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары әлеге сүзне истә тотып, районкүләм игълан ителгән “Яшел Мөслим” акциясенә кушылды.

Туган җиребезнең табигатен, тирә-юнебезне яшелләндерү, ямьләндерү һәркемнең изге бурычы. Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары әлеге сүзне истә тотып, районкүләм игълан ителгән “Яшел Мөслим” акциясенә кушылды. 20 сентябрь көнне мәктәп коллективы “Курай” паркы һәм мәктәп яны территориясендә урнашкан агачларга, куакларга су сипте. Әле кичә генә яңгыр явуга карамастан, шактый үсемлек су сибүне таләп итә икән. Көздән ныклы туклану алып, ныгыган агачлар мөслимлеләрне язын янәдән яшеллеге, матурлыгы белән куандырачак. Шунысы игътибарга лаек, әлегедәй акцияләрдә катнашып, Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары үсеп килүче буында да туган як табигатенә карата сакчыл караш тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр!

Реклама
Реклама