Мөслим-информ

Райондашларыбыз мәгълүматны кайдан ала?

Мәгълүматсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Кайда нәрсә булган, нинди мөһим чаралар планлаштырылган – барысын да кайдандыр укып яисә карап, ишетеп беләбез. Райондашларыбыз мәгълүматны кайдан ала?

Сәрия Хәлилова:

– Бик күп газеталар укыйм, интернеттан да шактый мәгълүмат алам. Аннан соң күрше әбиләре дә бик күп нәрсәдән хәбәрдар бит. Түләүләр түләргә баргач, чиратта торганда әллә никадәр дөнья яңалыгы белеп кайтырга була. Сукыр-чукрак булмасаң, дөньяда ниләр барганын күреп-ишетеп яшисең инде ул. Хәзер моның өчен мөмкинлекләр бик күп.

Мөҗәһит  Әхмәтҗанов:

– Мәгълүмат кешелек тормышында һәрвакыт мөһим роль уйнады, бу киләчәктә дә шулай булачак. XX гасыр уртасыннан башлап, фән һәм техниканың көчле үсеше нәтиҗәсендә мәгълүматның кешегә тәэсире тагын да артты. Телевидение өлкәсендә цифрлы технологияләр кулланабыз, югары тизлекле интернет белән эшлибез, кәрәзле телефоннарның да әллә нинди мөмкинлекләре булганнарын сатып алабыз. Гомумән, кешелек дөньясы баш-аягы белән мәгълүматка кереп чумды. Кем кая барган, нәрсә ашап, нәрсә эчкәненә кадәр интернетка куя, барысыннан хәбәрдар булып торабыз. Инстаграм челтәре тормышны уч төбендә кебек күрсәтә.

Дамир Миңнегалиев:

– Без – пенсионерлар бөтен яңалыкны район газетасыннан укып беләбез. Оныклар: “Бабай, ишеттеңме әле, монда шул әйбер булган, теге әйбер булган”, – дип тә хәтер тегермәнемне яңарталар. Без инде интернетларда утыра торган буын түгел. Кирәкле мәгълүматны, электән гадәтләнгәнчә, басма матбугаттан алабыз. Безгә шунысы да бик җитеп тора.

Роза Исламова:

– Без яшь чакта күз алдына да килмәгән мәгълүмат дөньясында яшибез. Цифрлы киләчәк турында хыялланган да булмады! Кәрәзле телефоннар, интернет, планшет, айфоннар белән “чирләүче” буын мәгълүматны элмә такталардан, урамдагы баганаларга ябыштырылган кәгазь белдерүләр аша алуны беркайчан да кабул итмәячәк. Ләкин мәгълүмат технологияләреннән һәм мәгълүматтан дөрес файдалана алу – үзе бер сәләт.  Яңалыклар начар адымга этәрергә тиеш түгел, дип уйлыйм.

Чыннан да, мәгълүматны ишетү, белү һәм башкаларга тарату гына түгел, аны тормышта дөрес файдалана белү дә кирәктер. “Кеше сүзе кеше үтерә” дигән мәгълүм гыйбарәне дә онытырга ярамый. Анык белмәгән, дөреслеге шикле булган яңалыкны дөньялыкка тарату – ахмаклык. Тикшерелгән мәгълүматка, үз күзләрең белән күргәнгә генә ышанырга кирәклеген дә онытмагыз!

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: