Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашлар музейны яңа экспонатлар белән баета

Мөслим туган як музее фонды яңа экспонатларга баеды: Гөлназ Хазбу­латова Гамбәрия Хисмәтулла кызы Сафинаның документларын, юби­лей медальләрен бүләк итте.

Өлкән буын кешеләре Гамбәрия апаны бик грамоталы, төгәл кеше иде дип искә алалар. Гамбәрия апаның кызы Наилә белән элемтәгә кердек. Наилә апа документларны тапшыр­ган Гөлназга һәм музейга зур рәхмәтен җиткерде. “Күңелем йомшап, күзләремә яшьләр килде,” – диде ул. Наилә апа Гамбәрия Сафинаның фотосурәтләрен, үз кулы белән язган биографиясен, Из­абелла Абдуллинаның 2004 елда “Авыл утлары” газетасында дөнья күргән “Тере тарих” мәкаләсен җибәрде.

Музейга тапшырылган һәр экспонат тарих, хуҗасының язмышын, хезмәтен алып килә. Бөек Җиңүне якынайтыр­га үз өлешен керткән тыл ветераны Гамбәрия Сафинаның тырыш хезмәте турында мәгълүматларның музейда үз урынын алуы – киләчәк буын өчен файдалы.

Якташыбыз, озак еллар шәфкать ту­ташы булып эшләгән Гөлмәрьям апа Җәлилова музей фондына термос, фляжка, котелок, борынгы ишек тот­калары, зур кадак бүләк итте. Аның истәлекләрен фәнни хезмәткәр Равил Тимкин видеотасмага яздырып алды. Котелок сугышта катнашкан Исра­фил бабайныкы булган. Әлеге сугыш истәлеген бабай озак еллар чишмә бу­енда саклаган. Исрафил бабай үлгәннән соң, аның хатыны Вәзига котелокны Гөлмәрьям апаның әнисе Зәйнәпкә тап­шырган.

Миннебану Вәлиуллина тапшырган экспонатлар да бик кызыклы: совет чо­рына караган аяк киемнәре, Мәскәү ме­тросында кулланылган жетоннар, 1950 елларга караган чигүле мендәр тышла­ры, карават япмасы.

Искиткеч матур, пөхтә чигелгән сөлгеләрне, карават, мендәр япмала­рын Диләрә Шәймәрданова бүләк итте. Әлеге сәнгать җимешләрен аның әнисе Лиуда Шәйхәйдарова үз куллары белән иҗат иткән.

Тарих укытучылары белән кулга-кул тотынып эшләвебез дә максатыбызның нәтиҗәсен артты­ра. Мөслим лицее тарихчысы Свет­лана Җәләева фондны экспонатлар белән әледән-әле баетып тора. Ул безгә Әхмадулла Әхмадуллинның беренче җитештерелгән каучукка 1973 елгы сыйфат билгесен, Казан заводының “Электроприбор” билгесен һәм чүлмәк ватыкларын тапшырды. Мөслим гимназиясенең тарих укытучысы Ил­дар Юлдашев “Зоркий-4”, “Смена” со­вет фотоаппаратларын һәм аларның җайланмаларын китерде. “Совет чоры” экспозиция залына урнашкан, Әфган сугышына багышланган бүлекне бае­туга Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов зур ярдәм күрсәтә. Аның элегрәк тапшырган экс­понатларына взвод командиры урын­басары, отделение командиры өлкән сержант Владислав Байгузинның фо­тоальбомы өстәлде.

Музей фондын баеткан район­дашларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үткәнне чагылдыручы һәр экспонат тарихка ачыклык кертер өчен әһәмиятле. Туган як тарихына битараф булмаган якташларыбыздан тагын да кызыклы экспонатлар, районыбыздан чыккан шәхесләр турында кулъязма­лар, документлар көтеп калабыз!

Йолдыз Зәкиева,

Мөслим туган як музеенда төп экспонатлар саклаучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев