Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча рейдлар дәвам итә

 1-7 октябрь көннәрендә Мөслим буенча көчәйтелгән тикшерүләр үтәчәк.

Республиканың башка шәһәр һәм районнарының юл-патруль хезмәтләре район үзәге һәм авылларда тәүлек әйләнәсендә кизү торыр дип көтелә. “Төрле операцияләр, чаралар үткәрәбез, һәрберсендә диярлек исерек килеш транспорт белән идарә итүче шофер ачыклана. Узган атнада алкогольле эчемлекләр кулланып, рульартына утырган җиде шоферны тоткарладык. Ел башыннан исерек шоферлар саны 72не тәшкил итә. Юлдагы иминлек турында кайгыртасы урында, исереп транспорт белән идарә итәләр. Исерек шоферлар арасында хатын-кызлар да бар”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев