Мөслим-информ

Районда яуланган 15 призлы урынның 8е гимназиялеләрдә!

Мөслим гимназиясе укучылары республика фән олимпиадаларында бу уку елында аеруча активлык күрсәттеләр.

Менә алар: экология һәм татар әдәбиятыннан Язилә Әһлиуллина (11 класс), биология, экология фәннәреннән Айгөл Фәхертдинова (9 класс), биология һәм рус әдәбиятыннан Миләүшә Зиязова, татар әдәбиятыннан Эльвина Шамукаева (10 класс), физкультурадан Ринат Сәфиуллин (10 класс) республиканың иң белемле укучылары исемлегенә керде. Республика олимпиадасы призерлары буларак, Мөслим гимназиясе укучылары Язилә Әһлиуллина, Эльвина Шамукаева халыкара олимпиадада катнашу хокукына ия булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: