Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда яңа җитәкчеләр билгеле булды

Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXIX cессиясе үтте.

Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXIX cессиясе үтте. Сессиянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең вазыйфаларын вакытыннан алда туктатуы турында иде. Моңа кадәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Алмаз Хамматовның гаризасы канәгатьләндерелде. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын йөкләү турында булып, әлеге вазыйфаны вакытлыча башкаручы итеп аның урынбасары Илнур Әхмәтов билгеләнде. Шул ук көнне Мөслим авыл җирлеге советы сессиясе үтте. Анда кадрлар мәсьәләсе каралды.Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтовның вазыйфаларын вакытыннан алда туктатуы турындагы гаризасы канәгатьләндерелде. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  итеп Сәхбетдинов Рунар Заһит улы сайланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама