Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда су басу куркынычы янаган зоналар бар

- Быел кар ай-һай күп тә яуды. - Су басмаса ярый инде... - Гаҗәп булды бит кыш. Кулдан көрәк төшмәде... Мондый сүзләрне яз якынлашкан саен күбрәк ишетергә туры килә. Быелгы ул нинди булыр? Язгы ташуны кайчан көтәргә? Белгечләр, синоптиклар нәрсә фаразлый? - Язгы ташуның актив чоры ел саен апрель башына...

- Быел кар ай-һай күп тә яуды. - Су басмаса ярый инде... - Гаҗәп булды бит кыш. Кулдан көрәк төшмәде... Мондый сүзләрне яз якынлашкан саен күбрәк ишетергә туры килә. Быелгы ул нинди булыр? Язгы ташуны кайчан көтәргә? Белгечләр, синоптиклар нәрсә фаразлый? - Язгы ташуның актив чоры ел саен апрель башына туры килә. Тик без инде халыктан бүген үк су басу куркынычы булган зоналарда әзерлек эшләрен күрергә чакырабыз, - ди ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районындагы гражданнар оборанасы буенча әйдәүче консультанты Ленар Фәрхетдинов. - Кар акрынлап эресә, куркыныч юк. Ләкин кисәк җылытып җибәрсә, бик катлаулы булачак. Ык һәм Мәллә елгаларында куркыныч тудырган аерым урыннар бар. Болар - күпер аслары һәм күпер буйлары. Районда су басу куркынычы янаган зоналар бар. Шуларны истә тотып, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге белгечләре бу көннәрдә 26 буаның суын җибәрде. Ләкин елгаларда су күтәрелү куркынычы бар. Мөслим халкы хәтерлидер: 2010 елгы язгы ташу чорында елгаларда су шактый артты. Ул елны Олы Чакмак авылында - 2, Мөслимнең Октябрь урамында 6 йорт су эчендә калды. Узган ел кирәк дип тапмасалар да, быел елгаларда боз шартлату да булачак. Бозлар бер җиргә өелеп, бөке хасил булмасын өчен эшләнә ул. Аны ТР гадәттән тыш хәлләр министлыгы хезмәткәрләре апрель башында башкарачак. Боз шартлату ике урында - Мөслим һәм Мәллә елгаларында күперләр тирәсендә булачак. Бүгене көндә юл кырларындагы суүткәргеч торба авызларын ачу бара. Алар барлыгы 278 данә бездә. Ашлык, минераль ашлама складларын су керүдән саклау да зарур. Шәхси хуҗалыклар да капка төпләрен кардан арындыру, су юлларын ачу эшләрен соңартмасын иде. Балыкчыларга да язгы чорда елга-күл өстендәге бозга керүдән тыелып тору яхшы булыр. Язгы ташу чорында балалар иминлеге дә беренче урында булырга тиеш. 20 марттан укучыларның язгы каникуллары башлана. Өлкәннәр саклык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген, су буйларына төшүнең бик куркыныч төгәлләнергә мөмкин икәнен даими искәртеп торса, бер дә зыянга булмас. - Бу кышта кар нормадан өч тапкырга күбрәк яуды. Кар катламы - 48, басуларда урыны белән 80 сантиметрга кадәр җитте. Февраль азагында көннәрнең җылытуы (нормадагы 13 урынына 2 градус салкынлык күзәтелде) карның энтенсив эрүенә ярдәм итте. Җирдәге туң катламы, 73 сантиметрдан алып, 143 сантиметрга кадәр, - ди район метеостанциясе начальнигы Лариса Сабирова. Белгечләр елгаларда бозның калынлыгы 40-60 сантиметр тәшкил итә, дип белдерә. Ләкин бу - курыкмыйча бозга керергә була дигән сүз түгел! Хәлнең бер-ике көндә дә кискен үзгәрүе ихтимал. Һава температурасы берничә көн рәттән нульдән югары торса, бозның урыны-урыны белән юкаруына да китерергә мөмкин. Белгечләр елгалардагы бозны апрель аеның беренче декадасында кузгалыр, дип фаразлый. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән төзелгән "Ташкын" оператив планы нигезендә язгы ташуга әзерлек эшләре алып барыла, җирлекләрдә җыелышлар, штаб утырышлары уза. Язгы ташуны имин үткәрергә язсын! 1979 елгы язгы ташуны өлкәннәр яхшы хәтерли. "Ык суы, иске вокзал янындагы тыкрыктан менеп, урам юлын аркылы чыккан иде. Су басудан Набережная, Октябрь урамнарында яшәүчеләр зыян күрде ул елны", - ди Мирзанур Гыйльфанов. Үзем дә Кооператив урамының Ыкка якын өлешендә яшәгәнлектән, ташу вакытларын яхшы хәтерлим. Су бәрәңге бакчасына гына түгел, ишегалдына кадәр күтәрелә иде. Әти белән әнинең "Кар базына су кермәсә ярар иде", - дип хафаланганы да, уйнап, суга төшеп китмәгәйләре дип, безне һаман-һаман барлап-карап торулары да истә әле. Су чигенгәч, бәрәңге бакчасында балыклар кала,ә без аларны җыеп йөрибез... Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев