Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда социаль ярдәм күрсәтүнең торышы ничек?

Район хакимиятенең актлар залында узган ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының район бүлеге оешмалары коллективларының хисап җыелышында шушы сорауларга җавап эзләнде. Җыелышта муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, министрлык буйсынуындагы бүлек мөдирләре, социаль хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр катнашты.

Социаль яклау бүлегенә караган оешмаларның 2016 елдагы эшчәнлеге белән бүлек мөдире Гөлнар Фәтхуллина таныштырды. Районда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган 5 оешма: социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30 нчы санлы филиалы, "Маяк" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәту үзәге, картлар һәм инвалидлар йорты, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге эшли. Социаль яклау бүлеге инвалидларга тернәкләндерү чараларын үткәрүне оештыра. Инвалидлар ел дәвамында алдан төзелгән график нигезендә, Азнакай, Баулы районнарында, Әлмәт, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендәге тернәкләндерү үзәкләренә барып, давалану курслары үтеп кайталар.

Республикада 2017 нче елның 1 гыйнварыннан ялгыз өлкәннәрне, инвалидларны гаиләгә алып тәрбияләү буенча өр-яңа пилот проекты тормышка ашырыла башлады. Аның нигезендә беренче чиратта интернат-йортларда яшәүче яки әлеге учреждениеләргә урнашу өчен чиратта торучы гражданнарны гаиләгә урнаштыру күздә тотыла. Бүгенге көндә район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкән яшьтәге бер әби гаиләгә урнаштырылган.

Бүлектә эшләүче 73 кешенең 46 сы - социаль хезмәткәр. Алар һәм 6 медицина хезмәткәре районның 38 авылында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә социаль хезмәт күрсәтә. Узган ел дәвамында ярдәмгә мохтаҗ булган 267 кешегә өйләренә барып, хезмәт күрсәтелгән. Әлеге хезмәт 70 кешегә бушлай башкарылган, 197 ына - түләүле хезмәт күрсәтелгән. Бу өлкәдә проблема да бар: Исәнсеф, Крәш. Шуран, Әмәкәй, Баек, Яңа Усы һәм Симәк авыл җирлекләрендә социаль хезмәткәр табу авырлашкан. Бер караганда авылда эшселек дип зарланабыз. Ә социаль пакеты булган хөкүмәт эшенә керергә теләүче юк.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең төп бурычы - гаиләне саклап калу һәм балаларны гаиләдә тәрбияләү. Шуңа күрә нинди генә эш каралса да, бүлек хезмәткәрләре ана һәм бала хокукларына, сабыйларны гаиләдән аеру мәсьәләләренә бик сак карыйлар. Бүлектә район буенча авыр хәлдә калган гаиләләр базасы булдырылган һәм бүлек белгечләре алар белән даими эш алып бара. Бүгенге көндә бүлектә 18 бала белән 8 гаилә исәптә тора. Куркыныч саннар. Чын татар районында эчкече, бала тәрбияләүдән читләшүче гаиләләрнең булуы хафага сала. Димәк, җәмгыять һәм без кешеләр тарафыннан мондый гаиләләрне тәрбияләүдә бергәләп эшләү җитми. Ил тотынса, елганы кирегә борып була диләр, ә авыл халкы бу гаиләне тәрбияләүгә алынса, валлаһи, уңай якка үзгәреш булмый калмас иде.

Район картлар һәм инвалидлар йортында 50 кеше: 31 хатын-кыз, 19 ир-ат тәрбияләнә. Аларның 31 е - инвалид. Тәрбияләнүчеләр арасында Мөслим районыннан гына түгел, Казан, Яр Чаллы, Зәй, Бөгелмә һәм башка төбәкләрдән дә килүчеләр бар. Интернат директоры Гөлнар Шакирҗанова вафат булучыларны җирләүдә ярдәм итүче Әмәкәй, Баек, Түбән Табын, Иске Карамалы, Үрәзмәт, Исәнсеф. Октябрь һәм Рус Шуган авыл җирлекләренә рәхмәтләрен җиткерде.

Җыелышта Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Ильяс Миңнеразыев социаль яклау юнәлешендә җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Район башлыгы Рамил Муллин җыелышны йомгаклап: "Хезмәтегез җиңел түгел. Бик авыр һәм саваплы гамәл башкарасыз. Күп вакытта үзегезнең килүегез белән генә дә сез ялгыз калган өлкәннәребезгә яшәү көче, яшәү дәрте өстисез. Хезмәтегез өчен рәхмәт", - дип матур теләкләрен җиткерде. Чыннан да, бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәте рәхмәтләргә бик тә лаек.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X