Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда алкогольле эчемлекләр сату белән 57 сәүдә объектында 8 оешма шөгыльләнә

15 кибет - "Татспиртпром" җәмгыятенә, калган 42 се төрле коммерция оешмаларына карый. Район буенча ел башыннан җан башына туры килгән алкоголь продукциясе уртача 11,72 литр тәшкил итә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре 11 айда 23 тикшерү үткәрде. Шуның 9 ы - составында алкоголь һәм спирт булган продуктлар сатуга кагылышлы. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 11 айда легаль булмаган сәүдә әйләнешеннән180 литр алкоголь продукциясе алынды. Тикшерү барышында алкогольле эчемлекләрне лицензиясез һәм документларсыз сатуның 2 очрагы, билгеләнгән үрнәктәге маркадан башка сәүдә итүнең 3 очрагы ачыкланды. Өй шартларында эшләнгән составында этил спирты булган продукция сату буенча 5 факт теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев