Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда 54 урлашу очрагы ачыкланган

Район оешма-предприятиеләрендә отчет җыелышлары башланды. Беренчеләрдән булып, район эчке эшләр бүлеге хисап тотты. Бүлек җитәкчесе Раил Гатауллин 2019нчы елдагы эшчәнлек белән таныштырды, киләсе елга бурычлар билгеләде.

Районда җинаятьләр саны арткан. 2018 елда 89 җинаять теркәлсә, 2019 елда аларның саны 138гә җиткән. Узган ел корал һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә ун җинаять ачыкланган. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны сигезгә җиткән! Ике очракта, белә торып, кеше сәламәтлегенә зыян салынган. Торакка законсыз рәвештә керүгә бәйле җинаятьләр саны – җиде (бишкә артык). Урлашу очраклары 2018 елда 18 булса, узган ел бу күрсәткеч 54кә җиткән. “Складлардан, кибетләрдән һәм башка сәүдә нокталарыннан урлашулар күп”, – ди полиция хезмәткәрләре.
Банк счетларыннан акча урлау очраклары да җинаятьләр санын арттыра. Мошенниклар урлашуның яңа ысулларын таба, мобиль элемтә һәм интернет челтәреннән файдаланучыларны тозакка эләктерә. Фатир караклары да тик ятмый. Алар хисабына узган елгы җинаятьләр саны алтыга арткан. Урлашучыларның барысы да – моңа кадәр җавапка тартылган кешеләр! Аларның берсенең дә даими керем чыганагы юк. Биш очракта караклар спиртлы эчемлекләр алу өчен урлашуга барган! Гомумән, даими керем чыганагы булмаган затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 71,8 процентка арткан – 67 очрак! 52 очракта законны элек тә җинаять кылган кешеләр бозган. Моңа кадәр җавапка тартылучылар кылган җинаятьләр саны 2,6 тапкыр арткан. 
Шулай да 2019 елда мошенниклык очракларын ачуда уңай динамика күзәтелә. Узган ел теркәлгән 8 җинаятьнең икесендә угрыларның кем булуы ачыкланган. Күпчелек җинаятьләрнең район үзәге белән бәйле булуын да әйтергә кирәк. Мөслим авыл җирлегендә 41 җинаять теркәлгән, Метрәй авыл җирлегендә – 14, Мәлләтамакта – 13, Тойгелде, Түбән Табын, Михайловка һәм Баек авыл җирлекләрендә 5-8 җинаять кылынган. Район үзәгендә теркәлгән 22 урлашу очрагының өчесе әлегәчә ачылмаган. 
– Узган ел икътисадый юнәлештә дүрт җинаять ачыкланды, – ди Раил Гатауллин. – Милли проектларны тормышка ашыру өчен бүленүче бюджет средстволарының сакланышына игътибарны арттырырга кирәк.
Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны да 28дән (2018 ел) 32гә җиткән. Шуларның тугызы райондашларыбызның, исерек хәлдә машина йөрткән өчен тотылган килеш, кабат руль артына утыруы белән бәйле. Кеше милкенә кул сузу очраклары – 13. Шуларның дүртесендә караклар – автомобильгә, өч очракта машина эчендә калган әйберләргә кызыккан. Өч җинаять кибеттә кылынган. Бурлар мәктәп гардеробыннан, хәтта мәчет территориясеннән урлашырга да тайчанмыйлар!
– Исерек килеш кылынган җинаятьләр саны 7,3 процентка кимеде, – ди Раил Гатауллин. – Районда наркотиклар тәэсирендә кылынган җинаятьләр теркәлмәсә дә, наркотикларга бәйле проблема бар. 2019 елда наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле өч җинаять ачыкланды. Бу өлкәдә эш дәвам итә.
Районның полиция җитәкчесе миграцион хәлгә дә аңлатма бирде. Миграция исәбенә куелган гражданнарның һәм гражданлыгы булмаганнарның саны кимегән. 224 чит ил гражданы җирлегебездә вакытлыча теркәлгән. Даими яшәүче чит ил вәкилләре – 34. Миграция өлкәсендәге законнарны бозган өчен 54 административ беркетмә төзелгән. 
2019 елда юл-транспорт фаҗигаләре саны да арткан. Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Ел дәвамында 11 ЮТФ теркәлгән, 13 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев