Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда 115 унсигез яшькә кадәр инвалидны һәм I төркем балачактан инвалидны карыйлар

18 яшькә кадәрге инвалид бала һәм I төркем балачактан инвалид тәрбияләүче эшкә сәләтле эшләмәүче гражданнарга пенсия бүлеге тарафыннан ай саен түләү башкарыла. Ул ата-аналарга, уллыкка алучыга, опекунга, попечительгә - 5 500 сум, башка затларга 1 200 сум тәшкил итә.

Районда 115 унсигез яшькә кадәр инвалидныһәм I төркем балачактан инвалидны карыйлар. Шуларның 84е - 18 яшькә кадәрге инвалид балалар һәм 31е - I төркем балачактан инвалидлар. Аларны тәрбияләүчеләр саны - 102.

Айлык түләү пенсия белән тәэмин итүче органда булган документлар нигезендә һәм һәр инвалид балага, шулай ук I төркем балачактан инвалидка карата аны тәрбияләү чорына эшкә сәләтле бер эшләмәүче кешегә билгеләнә; инвалид балага һәм I төркем балачактан инвалидка билгеләнгән пенсиягә кушыла.

Айлык компенсацион түләү тәрбияләүче гражданин мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә, әмма әлеге түләүгә хокук барлыкка килгән көннән иртәрәк түгел.

Әлеге балаларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәкләрне тәрбияләү чоры һәр ел өчен 1,8 пенсия балы күләмендә иминият стажына керә. Тәрбия тукталган, эшкә чыккан яисә иминият стажына керәсе башка эшчәнлек башлаган, пенсия, эшсезлек буенча пособие билгеләнгән очракта, тәрбияләүче гражданин бу хакта 5 көн эчендә пенсия бүлегенә хәбәр итәргә бурычлы. Хәбәр итмәсә, ул законсыз алган акчаны кире кайтарырга тиеш була.

Пенсионерларның һәм эшсезлек буенча пособие алучыларның айлык компенсацион түләүгә хаклары юк, чөнки алар инде болай да социаль тәэмин итүне алучылар булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X