Мөслим-информ

Районара футбол ярышлары узды

Җиңүче командалар грамота һәм медальлар белән бүләкләнде.

Узган шимбәдә «Яшьлек» спорт комплексында 2007-2008 елгы яшьүсмерләр арасында футбол буенча "Авылдаш" кибете кубогына ярышлар узды. Әлеге турнирда Мөслимнең һәм күрше районнардан килгән футбол командалары көч сынашты

Нәтиҗәдә җиңүне Мөслимнең "Мирас" командасы яулады. Икенче урынны Актаныш районы җыелма командасы алды. Өченче урынга "Мирас-2” командасы чыкты. Җиңүче командалар грамота һәм медальлар белән бүләкләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: