Мөслим-информ

Район үзәк хастаханәсендә - яңа белгеч

Район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Әлфия Салихьянова яңа белгечлеккә укыды. Башкаланың медицина академиясендә ультратавыш ярдәмендә диагностикалау табибы белгечлеге алган белгеч 22 майдан авыруларны кабул итә дә башлады.

Моңа кадәр УЗИ үткәргән Гөлшат Гуляева бүген Казанда белем күтәрү курсларында укый. "Ультратавыш белән диагностикалау кабинетында тикшерүләрне ике табиб үткәрә башлагач, чират сизелелерлек кимер, дип ышанбыз", - ди районның баш табибы Рамил Морзаханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: