Мөслим-информ

Район үзәк хастаханәсе эшчәнлегендә нинди үзгәрешләр бар (баш табиб Рамил Морзаһанов белән әңгәмә)

Капиталь ремонттан соң, район үзәк хастаханәсе һәм поликлиникасы шактый үзгәрешләр кичерде. Бинаның тышкы ягы гына түгел, эчке өлеше, җиһазлар белән тәэмин ителеш, авыруларга хезмәт күрсәтү дә күпкә камилләште. Болар хакында район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов белән әдгәмә кордык.

- Рамил Әзгәрович, поликлиникада кайчан карама чират. Бу мәсәлә кайчан уңай хәл ителер икән?

- Әкренләп бу проблема чишелеп килә. Табибка чират тормас өчен һәр кеше муниципаль портал аша үз участок табибына, башка белгечләргә языла ала. Билгеләнгән вакытка гына килгәч, чират көтеп торасы булмый.

- Кан бирү, диспансерлаштыру узу өчен чиратка язылып булмый бит. Кан бирә алмый кайтып киткән кешеләр дә бар.

- Безнең халык беренче булырга ярата. Бөтенесе дә төгәл 8 сәгатькә килгәч, чират була, әлбәттә. Барысының да нәкъ шул вакытта керәсе килә. 9-10 сәгатькә чират бераз кими төшә бит. Кан бирергә килеп, бирә алмый кайтып киткән кеше юк, дип беләм. "Сабырлыгым җитмәде" дип кайтып китүчеләр булса гына инде. Хәзер кан алу ике урында башкарыла, канны 2 лаборант, 3 шәфкать туташы ала. Бер көнгә 110 кеше - гомуми кан анализы, 100 кеше - сидек анализы, 76 кеше биохимиягә анализ тапшыра. Моннан тыш тагын 61 данә башка төр анализлар да алына. Лаборатория чама белән көнгә 350 ләп кешегә хезмәт күрсәтә.

- Чиратсыз табибка керүче контингент та бар бит әле.

- Әйе, хәрби хезмәткә чакырылучылар медицина тикшерүен чиратсыз уза. 20 марттан егетләребезнең сәламәтлеген тикшерү комиссиясе үз эшен башлап җибәрде.

- Тамография узарга кирәк булганнар түләп, башка шәһәрләрдә тикшерү үтә. Мөслим поликлиникасында квота санына керү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Кеше хәзер "авырыйм бугай, тамография узарга кирәк миңа" дип үз-үзенә диагноз куярга өйрәнеп килә. Андыйлар, якын-тирә шәһәрләргә барып, үз теләкләре белән тикшерелә. Без каршы килә алмыйбыз. Ә инде табиб юлламасы булганда, авыруга кичектергесез тамография үтәргә кирәк булса, район поликлиникасы квотасына әлеге авыру берничек тә кермичә кала алмый. Узган елда гына да 250 райондашыбыз табиб күрсәтмәсе буенча түләүсез нигездә тамография узды.

- УЗИ узу буенча да авырулар ризасызлык белдерә. Чиратка язылып кергәндә, айлар буе көтәсе, ә түләгәндә көнендә кереп була, диләр.

- Ультратавышлы тикшерү узу - бик тә зыянлы производство. Әлеге кабинетта эшләүчеләр бик күп нурланыш алалар. УЗИ узучы авырудан соң, кабинет билгеләнгән вакытта җилләтелергә тиеш. Табиб буш утыра, мине карый ала бит дип әйтү дөрес түгел. Дәфтәрдә көнләп, сәгатьләп авыруларны кабул итү вакыты язылган. Түләп УЗИ узучыларга хезмәт күрсәткәндә табиб үз сәламәтлеге белән исәпләшмичә тикшерү үткәрергә мәҗбүр, димәк.

- Поликлиникага яңа белгечләр дә кайтты, дип беләбез.

- Бу ел башыннан уролог эшли башлады. План нигезендә авыруларны атнага өч мәртәбә кабул итә. 22 апрельгә кадәр табиб укуда була. Аңа кадәр табибка күренү, кызганыч, туктатылып тора. Агымдагы елның май аеннан урологик видеостойка җайланмасы белән эшли башлыйбыз. Сидек юллары авыруларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирүче әлеге яңа аппаратура эндоскопия юлы белән кече операцияләр ясау мөмкинлеген бирәчәк. Моңа кадәр тәҗрибәле табиб, уролог Данияр Якупов аденом-эктомиягә ике операция ясады. Шактый катлаулы, зур операцияләр бик уңышлы узды. Тәҗрибәле табиб - Сарман районнан. Безнең районга башкала хастаханәсеннән эшкә кайтты.

- Программалар нигезендә эшкә кайтучылар белән дә таныштырсагыз иде.

- Быел поликлиникада кардиолог та эшли башлады. Зиннурова Тәнзилә Ранас кызы план нигезендә авыруларны кабул итә. Моңа кадәр ул ашыгыч ярдәм бүлегендә генә эшли иде. Бүгенге көндә хастаханәдә һәм поликлиникада төрле программалар нигезендә 24 белгеч эшли.

- Мөслимнең үзендә дә морг төзеләчәк дигән сүзләр йөри. Дөресме бу?

- Әйе, үлгән кешене ярдырыр өчен моңа кадәр Азнакай суд-медицина экспертизасына җибәрә идек. Әлеге мәсьәлә дә уңай чишелеш табачак. Май аенда хастаханә территориясендә морг төзеләчәк. Бер катлы модульле бина булачак ул. Төзелеш эше көзгә тәмамланыр, дип көтәбез. Паталогоанатомга укырга җибәрү өчен әзер белгечебез дә бар.

- Рамил Әзгәрович, яшь әниләрне борчыган тагын бер мәсьәлә - Мөслимнең тудыру бүлегү ябылу. Ремонттан соң заманча аппаратуралар белән баетылган һәм бала табучы әниләргә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган әлеге бүлекне ябу кирәк идеме?

- Хастаханәнең бала тудыру бүлеген ябу мәсьәләсен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итте. Ник дигәндә, йөкле әниләрнең күбесе, сертификатларын күтәреп, якын-тирә шәһәрләргә бәбиләргә китә иде. Ә бу, үз чиратында, туучылар санын кискен киметте. Елына 100 дән дә кимрәк сабый туган бала тудыру бүлекләре бер безнең районда гына ябылмады. Республика буенча барлыгы 12 бала тудыру бүлге үз эшчәнлекләрен туктатты. Озакка сузылган ремонт вакыты да бүлекнең ябылуына сәбәпче булгандыр. 2013 елда 271 йөкле әнинең 166 сы гына Мөслимдә бәбиләгән булса, 2014 елда, нәкъ менә хастаханәдә капиталь ремонт барган чорда, 214 әнинең нибары 14 генә районда калып бәбиләгән. 2015 елда җирлегебездә - 80, 2016 елда 39 бала якты дөньяга килгән.

- Көтелмәгәндә тулгагы башлаган хатыннар нәрсә эшләргә тиеш?

- Андый көтелмәгән очрак өчен хастаханәдә әни һәм бәби өчен бер комплект барлык кирәкле җиһаз белән кирәкле әйберләр калдырылды. Йөкле хатыннар бәби табарга Әлмәт шәһәренә җибәрелә. Аларны алып бару ашыгыч ядәм машинасы белән башкарыла. Бала табу куркынычы югары дәрәҗәдә дип билгеләнгәндә, йөкле хатыннар Казанга җибәрелә.

- Кичектергесез ярдәм кабинеты да эшли башлаган дип беләбез.

- Әйе, бу - безнең иң зур сөенеч. Әлеге кабинетта тәҗрибәле фельдшер эшли. Эш графигы - атнасына 6 көн. Шуның 3 көнендә, фельдшеры булмаган авылларга чыгып, авыл халкына медицина тикшерүе үткәрә. Калган 3 көндә ашыгыч ярдәм машинасы җитешмәгән чакырулар буенча өйләргә йөреп, авыруларны карый, ярдәм күрсәтә. Бик кирәкле хезмәт. Авырулар бик сөенә моңа. Ашыгыч ярдәм бүлегенең бүгенге көндә авыруларны алып килү, кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган 3 машинасы бар. Аларның икесе бүлеккә 2016 елда кайтарылды.

Баш табиб сүзләре белән әйтсәк, авыруга кичектергесез ярдәм кирәк булганда, анализларны да ярты төндә бирергә, УЗИны да чиратсыз узарга була. Андый хәлләргә инде юлыгырга язмасын! Бүген хастаханәдә аппендицит, үт куыгы, бүсергә (грыжага) планлы операцияләр ясала. Тәҗрибәле табиблар заманча җиһазлар һәм видеостойка ярдәмендә пычаксыз операцияләр ясауны күздә тота. Киләчәктә, медицина тагын да алга китеп, авыруларны дәвалау тагын да камилләшер, дигән өметтә калыйк.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: