Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәгендәге зиратта өмә 3 май көнне оештырылачак

Район ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы Президиумының җирле ветеран оешмаларына, барлык райондашларга мөрәҗәгате.

Тиздән илебез совет халкының Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларын җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бездә сугыш ачысын һәм хәсрәтен тоймаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Ватаныбыз азатлыгы өчен кан койган сугышчыларыбызның батырлыгы миллионнарның йөрәк түрендә саклана. Әлбәттә, аларның күпчелеге яу кырында ятып калды. Туган җирләренә исән әйләнеп кайтканнар да, сугыш яраларыннан, тормыш мохтаҗлыкларыннан мантымыйча вафат булды. Сугыш чорында бик күпләр ачлык-ялангачлыктан, төрле авырулардан якты дөнья белән хушлашты. Мәрхүмнәрне авыл җирләрендәге зиратлар үз куенына алды. Алар - шул михнәтле заманның хәтерен саклаучылар, газаплы елларның шаһитлары. Бүгенге буын аларны онытырга тиеш түгел. Бүген без исәннәргә мөрәҗәгать итәбез. Үлгәннәрнең каберләрен саклаучы изге йортыбыз - зиратларны тәртиптә тотыйк, өмәләр уздырып аларны чистартыйк. Бу эшне башлап йөрүчеләр, ветераннар советлары һәм өлкәннәр булыр, дип өметләнәбез. Алар үрнәгендә яшь буын да, җирлегебездә яшәүче бер генә кеше дә читтә калмасын иде. Бик күп авылдашларыбыз районнан читтә яшәсәләр дә, яз бәйрәмнәрендә туган җирләрен сагынып кайта. Кайткан якташларыбызны да әлеге изге эштә катнашырга чакырабыз.

Барлык мәшәкатьләребезне читтә калдырып 2-3 май көннәрендә авылыбыздагы зиратларга өмәгә чыгыйк.

Район үзәге Мөслимдә яшәүчеләргә, кайтучыларга аерым мөрәҗәгать итәбез. Авылыбыз зираты аерата игътибар, безнең ярдәмне сорый. Район үзәгендәге зиратта өмә 3 май көнне оештырылачак.

Бу башлангычка районыбызның барлык халкы кушылыр, дигән ышанычта калабыз. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама