Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәге йортларында капиталь ремонт бара

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында бу елны җирлегебездәге өч йортта ремонт буласын хәбәр иткән идек инде. Бүгенге көндә Кооператив урамындагы күпфатирлы 160 нчы йортның түбәсен ябып бетерделәр. Әлеге йортта гомер итүчеләр эштән канәгать булуларын белдерә. Бик сөенәбез, әлбәттә. Элек түбәдән су үтә иде, хәзер бу проблема юк. Йортыбызны...

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында бу елны җирлегебездәге өч йортта ремонт буласын хәбәр иткән идек инде. Бүгенге көндә Кооператив урамындагы күпфатирлы 160 нчы йортның түбәсен ябып бетерделәр. Әлеге йортта гомер итүчеләр эштән канәгать булуларын белдерә. Бик сөенәбез, әлбәттә. Элек түбәдән су үтә иде, хәзер бу проблема юк. Йортыбызны тышлау турында да уйласын иде җитәкчеләр. Башка йортлар яңа күлмәк киеп утырганда, безнеке генә аерылып калмасын иде. Аннары ишегалдыбызда балалар, өлкәннәр күп. Шуны истә тотып, балалар мәйданчыгы, таганнар ясалса, безгә скәмияләр куелса, куанычыбызның чиге булмас иде, - ди Халидә Шәяхмәтова. Кооператив ишегалдындагы 156 нчы йортның да түбәсе ябылачак. Көннәр матур торганда, төзүчеләр генә эшне башларга ашыкмый, нигәдер. Бу йортта яшәүчеләр инде борчыла да башлаган. Безнең йорт бу урамда иң беренче булып тора. Бөтен кешенең күз алдында. Түбәсен алыштыру белән генә чикләнмичә, фасадын да эшләсеннәр, отмостка өлешләрен дә ясасын иде төзүчеләр, - ди Гөлсинә Аванасьева. Кооператив ишегалдындагы 156 нчы йортны 1970 нче елда Казан дәүләт ветеринария институты студентлары салган булган. Шул елдан бирле ремонт күрмәгән ике катлы йортның инде стеналары да әкренләп тишелә башлаган. 50 елга якын тарихы булган бу йортта гомер итүчеләрне уйлап, подъезд ишекләрен дә, подъезд эчләрен дә ремонтласыннар иде. Без, үз чиратыбызда, ясалган ремонтны күз карасы кебек саклар идек, - ди шушы йортта яшәүче Мария Дмитриева. Кооператив урамындагы 156 нчы йортта түбә алыштырылу эшенең тоткарлануына халык ризасызлык белдерә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов исә ремонтны яңгырлар тоткарлап торды, түбә алыштыру шушы көннәрдә башкарылачак дип ышандыра. Биредә эш төгәлләнү белән, Мөслимнең Гагарин урамы, 1 нче йорт адресы буенча да ремонт керә. Программа кысаларында бу йортның диварын керамогранит белән тышлаячаклар. Мөслимнең "Строймастер-М" төзү җәмгыяте эшчеләре белән өч йортка башкарылучы ремонт өчен 7 млн. 600 мең сум акча каралган. Җирлегебездәге күпфатирлы йортларга озак вакытлы максатчан программа кысаларында башкарылучы ремонт сыйфатлы һәм үз вакытында булыр дип ышанасы килә. Ни дисәң дә, күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау, беренче чиратта, әлеге йортта яшәүчеләр өчен мөһим. Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X