Мөслим-информ

Район үзәге урамнарына чүп ташлаучыларны штрафка тартачаклар

Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе көн дә район үзәге урамнары буйлап көнкүреш калдыкларын җыеп чыга. Үлән чабу эше дә даими башкарыла.

Чүп машинасы килеп, әлеге көнкүреш калдыкларын алып китәргә өлгергәнче, кайбер райондашларыбыз "Дуслар клаб" кафесы артына чүп өеме ясарга өлгерә. Бүгеннән бу участок катгый күзәтү астына куелды. Район үзәге урамнарына чүп ташлап киткән гражданнарны камерлар төшереп алган очракта, зур күләмдә штраф салыначак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: