Мөслим-информ

Район үзәге урамнарын тәртиптә тотучылар кемнәр?

Яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе эшчеләренә җәйге көннәр урак өсте дисәк тә ялгышмабыз. Мул яңгырлардан соң ныклап үскән үләнне чабып, күпфатирлы йортлар территорияләрен чистарту белән мәшгуль алар. Урамда планировка эшендә дә катнашалар - үлән чабу, газон чәчү, су сибү, агачлар утыртуда, чәчәклекләрне йомшартып утауда предприятие хезмәткәрләре тырыш хезмәт куя.

Шушы көннәрдә күпфатирлы йортлар ишегалларындагы бордюр торбаларын да буяп куйдылар. Райондагы барлык күпфатирлы йортлар территориясендәге чисталык - аларның намуслы хезмәте нәтиҗәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: