Мөслим-информ

Район яшьләре Мөслимдә хәзинә эзләде

19 сентябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Очкын" активистлар хәрәкәте белән берлектә "Мөслим хәзинәсе" дип исемләнгән уен оештырды. Искәртеп узарга кирәк, әлеге уен район яшьләре өчен яңалык түгел.

Беренче тапкыр ул узган елның кыш айларында оештырылган булган. Быелгы уенда исә егет-кызлар районның тарихы, мәдәни тормышы, җирле матбугат чаралары турында сорауларга җавап бирде. Шул ук вакытта командалар лицей ишегалдында урнашкан эктрим паркта физик мөмкинлекләрен сынады. Иң актив катнашучылар дип лицей укучылары табылды. Җиңүче командаларга бүләкләр дә тапшырылды. Уенның чираттагы туры алдагы атнада оештырылачак, дип хәбәр итәләр "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: