Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район ветераннар Советы мөслимлеләрне өмәгә чакыра

Район ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы президиумының җирле ветеран оешмаларына, барлык райондашларга мөрәҗәгате: Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар!

Тиздән яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 Май килеп җитәчәк. Әлеге бәйрәм көннәрен иген кырларында, бакчаларда хезмәт белән билгеләп үтү гадәткә кергән. Соңгы елларда райондашлар зиратларда уздырылучы өмәләрдә актив катнаша. Бик күп авыл зиратларында төзекләндерү, чистарту, тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Якыннарыбызның каберләрен саклаучы зиратларны тәртипкә китерү буенча эшне дәвам итик. Гадәт буенча бу эштә башлап йөрүчеләр өлкәннәр һәм ветераннар советлары булыр, дип өметләнәбез. Яшь буын да алар үрнәгенә иярсен иде. Читтә яшәүче якташларыбызны әлеге изге эштә катнашырга чакырабыз. Бу хакта аларга туганнарының хәбәр итүен сорыйбыз.

Быелгы өмәләр 29-30 апрель көннәрендә узачак. 29 апрель - шимбә көнне өмә Мөслимдә оештырыла. Мөслим зираты аеруча оешканлык, һәм күп көч сорый. Оешма-предприятие җитәкчеләрен, барлык Мөслим халкын өмәдә катнашырга чакырабыз. Бу башлангычка барлык райондашларыбыз, якташларыбыз кушылыр, дигән ышанычта калабыз.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X