Реклама
Район ветераннар советы, һәрьелдагыча, мөслимлеләрне өмәгә чакыра. Иртәгә, 3 май көнне район үзәгенең Кооператив урамында урнашкан иске зират территориясендә җыештыру, агач утырту эшләре башкарылачак. Мөслимлеләрне әлеге чарага тырма, көрәк белән чакыралар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз