Мөслим-информ

Район судында – яңа рәис

Мөслим районы судына яңа рәис билгеләнде.

Чарада ТР Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Рамазанов, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, суд приставлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Гөлинә Сәхбиева һәм район суды коллективы катнашты. А. Галиәкбәров Мөслим районы халык судының яңа рәисен тәкъдим итте. Рәис итеп моңа кадәр Әлмәт районында мировой суд судьясы булып эшләгән Вильданов Марат Зиннәт улы билгеләнде.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: