Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советы һәм башкарма комитет командалары беренчелекне бирми

Оешма-предприятиеләр арасында XXVll кышкы спартакиада уеннары кысаларында 4-5 февраль көннәрендә шорт-трек, татарча көрәш һәм воскетбол буенча ярышлар үтте. Бәйгеләрдә 12 команда катнашты. Шорт-трек буенча район Советы һәм башкарма комитеты командасы - беренче, лицей һәм Г. Тукай исемендәге мәктәп командалары - икенче, район эчке эшләр бүлеге өченче урынга лаек булды. Көрәш...

Оешма-предприятиеләр арасында XXVll кышкы спартакиада уеннары кысаларында 4-5 февраль көннәрендә шорт-трек, татарча көрәш һәм воскетбол буенча ярышлар үтте. Бәйгеләрдә 12 команда катнашты. Шорт-трек буенча район Советы һәм башкарма комитеты командасы - беренче, лицей һәм Г. Тукай исемендәге мәктәп командалары - икенче, район эчке эшләр бүлеге өченче урынга лаек булды. Көрәш бәйгесендә гимназия һәм "Нептун" бассейны командаларына тиңнәр булмады. Район эчке эшләр бүлеге - икенче, хуҗалык тәэмин итүе һәм яшелләндерү-төзекләндерү унитар предприятиеләре өченче урынны алды. Воскетбол ярышы гимназия һәм "Нептун" бассейны командасына җиңү китерде. Район Советы һәм башкарма комитеты - икенче, хуҗалык тәэмин итүе һәм яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе өченче урында. Гомуми нәтиҗәләр буенча район Советы һәм Башкарма комитеты командасы беренчелекне бирми. Икенче урын - гимназия һәм "Нептун" бассейны коллективлары кулында. Өченче урында - район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X