Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район прокуратурасы хәбәр итә

Прокуратура тарафыннан санитар-эпидемиологик кануннарның үтәлешен саклау буенча тикшерү үткәрелде Прокуратура Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф оешмаларында санитар-эпидемиологик кануннарның үтәлешен саклау буенча тикшерү үткәрде. "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген саклау турында"гы Федераль законның (№52 -- ФЗ 30.03.1999 -) 28 маддәсе нигезендә оештыру-хокук формаларының нинди булуына...

Прокуратура тарафыннан санитар-эпидемиологик кануннарның үтәлешен саклау буенча тикшерү үткәрелде

Прокуратура Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф оешмаларында санитар-эпидемиологик кануннарның үтәлешен саклау буенча тикшерү үткәрде. "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген саклау турында"гы Федераль законның (№52 -- ФЗ 30.03.1999 -) 28 маддәсе нигезендә оештыру-хокук формаларының нинди булуына карамастан, балаларның ялларын оештыру һәм сәламәтлекләрен саклау, мәктәпкәчә һәм башка мәгариф оешмаларында авыруларны булдырмау, укучыларның һәм тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту, шулай ук аларны тукландыруны оештыру, санитар кануннарның таләпләре үтәлергә тиеш.

Тикшерү барышында мәгариф оешмаларында санитар таләпләрнең, гомумән алганда, үтәлүе ачыкланды. Әмма кимчелекләр дә күзәтелә. Кайбер мәгариф оешмаларында "Гомуми белем бирү, башлангыч һәм урта профессиональ белем бирү оешмаларында укучыларның туклануын оештыруда санитар-эпидемиологик таләпләр"нең СанПиН 2.4.5.2409-08 нормаларына туры килмәве күзәтелә.

Еш очрый торган кимчелекләр: санитар кагыйдәләр буенча рөхсәт ителмәгән савыт-сабалар (пластмасс кружка, таз, такталардан) куллану, цехларның җитәрлек күләмдә производство өстәлләре белән тәэмин ителмәве һ.б.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, югарыда күрсәтелгән кимчелекләр өчен җаваплы затларга РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 6.7. маддәсе нигезендә административ производство эше кузгатылды, ягъни балаларның ял һәм сәламәтлекләрен оештыруда, аларны укыту һәм тәрбияләүдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең бозылуы нәтиҗәсендә гаепле затларга административ штраф салынды.

Район Башкарма комитет адресына (мәгариф оешмаларын оештыручы буларак) булган кимчелекләрне төзәтү турында представление кертелде. Яңа уку елына кадәр кимчелекләр төзәтеләчәк.

Район прокуратурасының пресс-группасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама