Мөслим-информ

Район прокуратурасы Дәүләт байрагы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде

2014 нче елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясе Дәүләт байрагы турында"гы Федераль конституция законының 4 һәм 6 маддәләренә һәм "Россия Федерациясе Дәүләт гимны турында"гы Федераль конституция законының 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль конституция законы (21 декабрь, 2013 ел) үз көченә керде.

Әлеге төзәтүләр нигезендә Россия Федерациясе Дәүләт байрагы, милек формасына бәйсез рәвештә, гомуми белем бирү оешмалары биналарында даими эленеп торырга яисә аларның территориясендә даими урнаштырылырга тиеш. Шуңа да карамастан, районның 27 белем бирү учреждениесе биналарында Россия Дәүләт байрагы эленмәгән һәм территорияләрендә урнаштырылмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы мәгариф идарәсе җитәкчесе адресына әлеге хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазыйфадагы затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында гариза кертте. Прокурор реагированиесе турындагы акт карау стадиясендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: