Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл проблемаларына - йөз белән

Бүген ил һәм республика җитәкчелеге авылларны үстерүгә юнәлтелгән бик күп программалар кабул итә. Нәтиҗәдә, авыл юлларын төзекләндерү, социаль объектларны ремонтлау, яңа биналар салдыруга зур күләмдә финанс средстволары сарыф ителә. Тик тудырылган уңайлыклардан файдаланучы, төзелгән биналарны эшләтүче кешеләр булмаса, бу ярдәм -файдасыз, дигән сүз. 2 февраль көнне Әмәкәй һәм Октябрь авыл...

Ике авылны берләштергән, 500гә якын кешесе булган Әмәкәй авыл җирлеге 2014 елда шактый күләмдә дәүләт ярдәме кабул иткән. 2 км 500 метр арада урам юлына гравий җәелгән, мәдәният йортының беренче катына ремонт ясалган. Бүгенге көндә урта мәктәп бинасында, дәүләт программасы кысаларында, капиталь ремонт дәвам итә. Җирлектәге демографик хәл куанырлык түгел. Ел дәвамында 10 кеше вафат булган һәм нибары 2 сабый дөньяга килгән.

500гә якын кешесе булган Октябрь авыл җирлегендә дә шушы ук хәл. Узган елда җирлектә 2 бала туган, 9 кеше үлгән. Дәүләт ярдәме белән Октябрь авылы урамнарына 2,5 млн сумлык ремонт ясалган.

Район башлыгы Рамил Муллин, шушы чагыштырулардан чыгып, җирлектә яшәүчеләрне авылның киләчәге турында уйланырга чакырды. Авыл кешесенең яхшы яшәргә омтылуы аңлашыла. Тик зал тутырырлык халкы булмаган авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясау кирәкме? Ясалган юл ремонтына да авыл халкы канәгать булмагач, бу эшне дәвам итү урынлымы? Бер укытучыга күп дигәндә биш укучы туры килгән мәктәпне эшләтү экономик яктан файдалымы? Сорауларга җавап бер: киләчәк якты булсын өчен, беренче чиратта, булдырылган уңайлыкларга сөенергә һәм аларны саклый белергә кирәк. Авылны яшәтү өчен җирлек халкы үзе дә берникадәр көч куярга бурычлы. Ә бит эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, авыл халкын эшле иткән, бүгенге көндә читтә яшәсәләр дә, туган авылын төзекләндерүгә милионнар сарыф иткән үрнәк райондашларыбыз шактый! Әмәкәй һәм Октябрь авыл җирлекләрендә бу юнәлештә мактап сөйләрлек фактлар бик аз.

Шулай да, 2014 елда гражданнар, үзарасалым акчасын түләү бәрабәренә, авылны төзекләндерүгә үзеләреннән берникадәр өлеш керткән. Әмәкәйлеләр барлыгы 105600 сум акча җыеп, урам юлларын ремонтлау, кышын юлларны кардан арындыру, карт агачларны кисү, чүплек урыннарын рекультивацияләү кебек эшләрне башкарган. Октябрь авыл җирлегендә 101850 мең сум күләмендә үзарасалым акчасы җыелган. Бу средстволарга җирлек берникадәр төзекләндерелгән. Авыл җирлекләре, быел да бу төр салымны кулланып, авылларның яшәешенә күпмедер үзгәреш, яңалык кертергә ниятли. Әмәкәйдә, мәсәлән, үзара салым акчасы Әмәкәй авылы юлын һәм Әлмәт авылы күперен ремонтлауга тотарга ниятлиләр. Бары тик халыкның бу эшкә теләктәшлек белдерүе генә кирәк.

Көндәлек тормышка хас булган проблемалардан кала, авыл хуҗалыгы формированиеләренең эшчәнлегенә, шул исәптән хезмәт хакларына, пай җирләренә кагылышлы сораулар да күп булды. Әмәкәй һәм Октябрь авыл җирлекләрендә "Сөт иле" компаниясенең Ык филиалы бүлекчәләре эшли. Филиал директоры Атлас Гайнетдинов хуҗалыкта булган үзгәрешләр турында бәян итеп, авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткерерде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы берничә айга соңарып бара, пай җирләре өчен дә һәркем тиешле печәнен ала алмаган. "Тик бу җитешсезлекләрне акрынлап хәл итәргә тырышабыз", - дип ышандырды ул.

Район башлыгы сессиядә катнашучы авыл халкын алда торган әһәмиятле дата - Бөек Җиңүнең 70-еллыгын үз югарылыгында үткәрергә чакырды. Моның өчен, авылларда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннарын һәрдаим хөрмәтләргә, сугыш кырында ятып калган геройларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрне тәртипкә салырга кирәк. Авыл җирлегенең отчет сессиясендә Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Шәрипов та чыгыш ясады. Тумышы белән шушы җирлек кешесе буларак, ул яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә күтәрелгән обелискны төзекләндерү өчен үзеннән акчалата ярдәм бирде.

Әхсән Әмирович кебек туган төбәге өчен янып-көеп йөрүче якташларыбыз барда, әлбәттә, авылларның киләчәге дә якты булачак. Безнең рухи кыйммәтләребезне саклап калып, үсеп килүче буынны авыл тормышына һәм аның проблемаларына йөз белән борырлык итеп тәрбияләү бурычы тора.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев