Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район поликлинникасында булачак үзгәрешләрнең кайбер детальләре билгеле

Бүген шулай ук үзәк хастаханәдә дә ремонт башланып китте. Узган ел тулысынча ремонт үткәрелгән 4 катлы стационар ягы 1987 елны төзелгән булса, бу елны ремонт кергән физиотерапия бүлеге һәм хәзерге поликлиника 1968 нче елгы.

50 елга якын бер ремонт та күрмәгән бинага республика бюджетыннан 68 млн.сум күләмендә акча биреләчәк. Ремонтны Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" төзү оешмасы башкарачак. Капиталь ремонт барышында поликлиниканың барлык кабинетлары да өр яңадан эшләнеп, сыйфатлы һәм экологик яктан зарарсыз чималдан идән-түшәмнәр эшәнәчәк, тәрәзә-ишекләр куелачак. Үзәк хастаханәгә керу ишеген бер яктан гына эшләргә, лифт куярга планлаштыралар.

Бүген биредә демонтаж эшләре бара. Подрядчы оешма эшне тулысынча 1 нче ноябрьгә төгәлләргә уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев