Реклама
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре ("Госуслуги РТ") порталы аша табибларга электрон чиратка язылу мөмкинлеге күптән тудырылса да, әлеге уңайлыктан файдаланучылар юк икән.
Вакытны янга калдыру, үз-үзеңә уңайлык тудыру өчен күп тә кирәк түгел: "Госуслуги РТ" порталында теркәлергә һәм, "Здровоохранение" сылтамасына кереп, үзегезнең участок терапевтына үзегез өчен уңайлы вакытка язылырга кирәк. Моннан тыш хатын-кызлар консультациясенә, травматологка, ЛОР табибына да электрон чиратка язылырга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз