Реклама
6 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. Бу көнне сәхнәгә икенче, дүртенче балаларын алып кайткан әниләр күтәрелде. Аларга ана сертификатлары һәм Автоградбанкның бүләкләре тапшырылды.
Районыбыз оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы уңган-булган хатын-кызларны исә җитәкчеләре хөрмәтләде. Гүзәл затларны чәчәкләргә, бүләкләргә күмгән җитәкчеләр матру сүзләрен дә кызганмады.
Бәйрәм үзешчәннәрнең моңлы җырлары, балаларның дәртле биюләре белән үрелеп барды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз