Яңа уку елына яңа күлмәк белән

2012 елда старт алган Республика программасы кысаларында авыл мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Әмәкәй, Үрәзмәт, Тат. Бүләр мәктәпләрендә "Шах" җәмгыяте эшчеләре хезмәт куя.
Тат. Бүләр урта мәктәбендә Исәнсеф, Сикия, Үрәзмәт, Иске Сәет, Тат.Бүләр авылларыннан барлыгы 56 бала белем ала. Алдагы уку елына Үрәзмәт мәктәбеннән 5-9 сыйныфларга тагын 29 укучы киләчәк. Бер түбә астында балалар бакчасы белән фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан. Капиталь ремонт эше барышында ике катта да электр чыбыклары алыштырылган. Мәктәпнең керү өлеше, фасады буялган, җылылык системасы яңартылган, беренче кат идәненә плитә түшәлгән. Иң күләмле эш мәктәпнең спортзалына туры килгән дисәк тә ялгышмабыз. Биредә идән җәелгән, светодиодлы 20 яктырткыч куелган, спортзалның түшәме эшләнгән. Кызлар һәм малайлар өчен аерым юыну, киенү-чишенү бүлмәләре, бәдрәф, санузел эшләнгән. Класс ишекләре алыштырылган, мәктәпкә тулысынча пластик тәрәзәләр куелган. Безнең иҗат төркеме килгәндә мәктәпнең икенче катына линолеум җәелеп, ашханәгә асылмалы түшәм ясала иде. Коридорларда асылмалы түшәмнәр эшләнәчәк. Узган ел мәктәпнең түбәсе ябылып, тәрәзәләре алыштырылган булса, балалар бакчасында бәдрәф эшләнгән, электр системасы яңартылган.
Шушындый ук күләмле ремонт эшләре Урәзмәт белән Әмәкәй мәктәпләрендә дә бара.
Әмәкәй мәктәбенең түбәсе ябылып, алгы өлеше эшләнеп беткән. Электр чыбыклары тулысынча алыштырылып, мәктәпкә энергия саклаучы яктырткычлар куелган, бәдрәф бүлмәсе эшләнгән, класс ишекләре алыштырылган, пластик тәрәзәләр куелган. Ашханәдә дә өлешчә ремонт ясалган. Ремонт барышында мәктәп белән балалар бакчасы бер түбә астына алынды.
Үрәзмәттә ремонт башлаганда балалар бакчасы белән мәктәпне элеккеге контора бинасына урнаштырырга дигән карарга килделәр. Класс бүлмәләренә пластик тәрәзәләр куелып, откослар ясалган, түбә ябылган. Эчке эшләр дә төгәлләнү алдында. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов мәктәпләрдәге капиталь ремонт эше1 нче июльгә төгәлләнеп бетә дип хәбәр итә. Димәк, яңа уку елын яңа күлмәктән каршы алачак авыл мәктәпләре яңа уңышларга ныклы адымнар белән килә.
Лилия Шәймиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 19:28ТӘМЛЕТАМАК. Нарат күркәсеннән кайнатма Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.7700
-
27 май 2022 - 14:13Балаларга – бүләк 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Кояшлы Ык” ял зонасында (Чаңгы базасы янында) бәйрәм оештырыла.12600
-
27 май 2022 - 13:21Әтием чик сакчысы булган Әтием Илдар Хәбибуллин, Яр Чаллы педагогия институтында беренче курсны тәмамлагач, 1987нче елның 27 июнендә хәрби хезмәткә китә.11000
-
27 май 2022 - 12:36Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елга "Агротуризм»" авыл туризмын үстерү өчен проектлар сайлап алуны игълан итә ДокументларНЫ 2022 елның 9 июненә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк9600
-
27 май 2022 - 12:27Уку алдынгылары хөрмәтләнде Уку алдынгыларын, төрле өлкәдә уңышка ирешкән укучыларны хөрмәтләү тантанасы матур традициягә әйләнде.11600
-
27 май 2022 - 12:08"Транснефть – Прикамье" АҖ НПСДА масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде Максаты-федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре, җитәкчеләр, инженер-техник персонал һәм җитештерү объектының ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре арасында шартлы янгыннарны сүндергәндә гамәлләрне эшләү.10000
-
27 май 2022 - 08:19Китапханәгә йөрисезме? 27 майда Россиядә китапханәләр көне билгеләп үтелә. Заманча технологияләр китап укучыларны киметте кебек. Бүген китапханәгә йөрүчеләр күпме? Әлеге сорау белән без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.11301
-
26 май 2022 - 17:23Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим! Олы Чакмак авылында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан “Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим!” исемле фәнни-гамәли конференция узды.26700
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.30100
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5119602
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.391500
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.340201
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).254204
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.217503
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика