Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мөхтәсибәте фитыр сәдакасының күләме һәм аны бирү тәртибен искәртте

Ураза гаете көне алдыннан фәкыйрьләрнең, мохтаҗларның күңелен күрер өчен дә, тоткан уразаларның кимчелеген бетерү өчен дә фитыр сәдакасы бирелә.

 Аның күләме шушы җирлектә ашала торган ризыктан (дөге, карабодай, борчак, тары кебек ярмалар; он, йөзем, ит) өч литрлы савыт чамасы белән үлчәнә. Фитыр сәдакасы гаиләдәге һәр кешедән бирелергә (балалар да керә) тиеш. Мәсәлән, ата кеше үз исеменнән якынча 2,5 кг дөге, хатыны исеменнән 2,5 кг он, балаларының һәрберсе исеменнән шундый ук күләмдә башка төр ризыклар хәстәрләп, шуларны матур пакетка тутыра да, мохтаҗ бер гаиләгә илтеп бирә. Бу – фитыр сәдакасының нигезе. Шулай ук Әбү Хәнифә мәзһәбендә акчалата бирү дә рөхсәт ителә. Ул бер кешедән 100 сумнан алып 600 сумга кадәр чыгарыла. Һәр кеше, мөмкинлегенә карап, үзе сайлый. Бүгенге көндә акчалата бирү хәерлерәктер, дип әйтәләр галимнәребез. 
Ничек бирсәң дә, изге гамәлне үз кулларың белән ахырынача эшләү яхшырак була. Еш кына без фитыр сәдакасын мәчеттәге фитыр сәдакасы өчен әзерләнгән аерым тартмага салабыз да, шуның белән тынычланып калабыз. Әлбәттә, бу начар түгел. Ләкин әлеге изгелегеңне тулысынча үзең башкарып чыга алсаң, күпкә матуррак була. Үз гаиләң исеменнән бер пакет ризык әзерлисең дә, балаларыңны яки оныкларыңны җитәкләп, бер гаиләне сөендереп кайтасың. Кардәшләреңнең догасын ишеткәч, үзеңә дә рәхәт була, үсеп килүче яшь буын да тәрбия ала. 
Шулай да әби-бабайларга, мөмкинлекләре чикле булган кардәшләребезгә җиңеллек тудыру максатыннан, мәчетләребезгә фитыр садакасы өчен махсус тартмалар куелды. Ләкин бу тартмалар гает намазына (иртәнге 8.00 сәгатькә) бер сәгать кала алып куелачак. Чөнки фитыр садакасын гает намазы укылганнан соң бирү дөрес булмый!
Фитыр сәдакасын кемгә бирергә дигәндә, Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан хакимият һәм социаль яклау бүлеге белән берлектә мохтаҗлар исемлеген төзү өстендә эш алып барыла, исемлекләр туплана. Сорауларыгыз булса, түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итегез: 89083383487 (Фәрид хәзрәт).
Аллаһ Раббыбыз кабул итсен! Гаетләребез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев