Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мөхтәсибәтенең чираттагы утырышы узды

23 апрель көнне район үзәк мәчетенә авыл имамнары җыелды. Район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов, район имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов һәм район Иҗтимагый Советы рәисе Моряк Йосыпов катнашында алар мәчетләрнең бүгенге торышы турында фикер алышты.

Мөхтәсибәт җыелышында мәчетләрнең бүгенге торышы мәсьәләсе күтәрелде. Мәчеткә йөрүчеләр санын арттыру, бигрәк тә яшьләрне дингә чакыру өчен, беренче чиратта, аллаһ йортларында тудырылган мөмкинлекләргә игътибар юнәлтү мөһим. Мәчет идәннәре җылы, тирә-юне тәртиптә булганда гына халык белән тыгыз элемтә барлыкка киләчәк. Дин йортлары урнашкан җирләрне ашыгыч төстә документлаштыру эше дә җитди сорау, диде Рәшит Кирамов.

Нигездә, мәчет-мәдрәсәләргә олы яшьтәге райондашларыбыз йөри. Араларында сугыш һәм тыл ветераннары шактый. Иҗтимагый совет рәисе моряк йосыпов бөек җиңү көне алдыннан мондый категория гражданнарга карата аеруча да ихтирамлы һәм игътибарлы булырга, аларны хөрмәтләү чаралары оештырырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев