Мөслим-информ

Район мәдәният йортында "Класс җитәкчеләре көне " үткәрелде

Бүген район мәдәният йортында укытучыларның август конференциясе кысаларында класс җитәкчеләре өчен "Класс җитәкчесе көне" үткәрелде. Чара барышында педагогларның чыгышлары тыңланды. Мәгариф идарәсе методисты Эльвира Әхмәтҗанова "Класс җитәкчесенең балалар һәм әти - әниләр белән эшләү методикасы", мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ильмир Яббаров "Өстәмә белем бирү түгәрәкләренең балаларга киләчәктә һөнәр сайлауда...

Бүген район мәдәният йортында укытучыларның август конференциясе кысаларында класс җитәкчеләре өчен "Класс җитәкчесе көне" үткәрелде. Чара барышында педагогларның чыгышлары тыңланды. Мәгариф идарәсе методисты Эльвира Әхмәтҗанова "Класс җитәкчесенең балалар һәм әти - әниләр белән эшләү методикасы", мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ильмир Яббаров "Өстәмә белем бирү түгәрәкләренең балаларга киләчәктә һөнәр сайлауда этәргеч булуы" темасы буенча чыгышлар ясадылар.

Шулай ук иң яхшы эшләгән тәрбия завучлары, тәрбия буенча иң югары рейтинг җыйган Лицей дирекциясе бүләкләнделәр. "Туган якны өйрәнү" музее үткәргән конкурсның беренче этабына йомгак ясалып, җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: