Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният йортында "Иске Казан түгәрәк уены" фольклор фестиваленең зона туры узды

Соңгы араларда Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында еш кына республикакүләм оештырылучы фестиваль-бәйгеләрнең зона турлары үткәрелә. 7 апрельдә биредә "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклор фестиваленең зона этабы узды. Фестиваль кысаларында "Күп аһәңле Татарстан" конкурсы да үткәрелде. Бәйгедә катнашучылар ике номинациядә чыгыш ясадылар. Беренчесе - милли уен коралларында уйнау, икенчесе...

Соңгы араларда Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында еш кына республикакүләм оештырылучы фестиваль-бәйгеләрнең зона турлары үткәрелә. 7 апрельдә биредә "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклор фестиваленең зона этабы узды. Фестиваль кысаларында "Күп аһәңле Татарстан" конкурсы да үткәрелде. Бәйгедә катнашучылар ике номинациядә чыгыш ясадылар. Беренчесе - милли уен коралларында уйнау, икенчесе - фольклор йола күрсәтү. Чыгыш ясаучылар Әлмәт, Сарман, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Мөслим районнарыннан булып, 300 дән артык үзешчән артист сәләтләрен күрсәттеләр. Район мәдәният йортының "Ак калфак" фольклор ансамбле тамашачыларга "Каз өмәсе" йоласын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X