Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният бүлегенең 2015 ел эшчәнлегенә йомгак

Бүген Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында район мәдәният бүлегенең 2015 ел эшчәнлегенә йомгак һәм алда торган бурычлар буенча гомуми отчет җыелышы булды. Чарада клуб , китапханә мөдирләре катнашты. Төп доклад белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов чыгыш ясады. Ул ел дәвамында оештырылган чараларга тукталды. Район, регион, республика, Россиякүләм үткәрелгән бәйгеләрдә...

Бүген Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында район мәдәният бүлегенең 2015 ел эшчәнлегенә йомгак һәм алда торган бурычлар буенча гомуми отчет җыелышы булды. Чарада клуб , китапханә мөдирләре катнашты. Төп доклад белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов чыгыш ясады. Ул ел дәвамында оештырылган чараларга тукталды. Район, регион, республика, Россиякүләм үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алганлыкларын әйтте. Ел дәвамында клубларда, китапханәләрдә район, республика бюджетыннан акча бүленеп ремонт эшләре башкарылганын, сәхнә костюмнары, музыка уен кораллары алынганын җиткерде. Район башлыгы Рамил Муллин "Җирлегебездә яшәүче киләчәк буынның рухи дөньясын саклауда мәдәният хезмәткәрләре зур роль уйный. Безнең төп вазыйфа -заманча техник ысулларны кулланып эшне оештыру", диде чыгышында. Җыелышта балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова, Үзәк китапханә директоры Лилия Садриева чыгышлары да тыңланды.Бәйрәм уңаеннан бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен мактаулы исемнәр, ТР мәдәният министрлыгының, район мәдәният бүлегенең, район башлыгының мактау грамоталары,рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев