Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыңгыр эшкә җәза бар

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы велосипед урлауда гаепләнүче 3 нче класс укучысының тәртибен тикшерү белән башланып китте.

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы велосипед урлауда гаепләнүче 3 класс укучысының тәртибен тикшерү белән башланды. Йөреп килергә генә дип алган велосипедны кире урынына куймау эшне шулай катлауландырган. Бала әлеге кыңгыр гамәле өчен район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясенә учетка куелды. Бала тәрбияләүдә бурычын тиешенчә үтәмәгән өчен әнисенә кисәтү ясалды. Төнге сәгатьләрдә урамда тоткарланган бер үсмер һәм алкогольле эчемлек кулланган хәлдә участок инспекторлары кулына эләккән ханым да комиссия каршында җавап тотты, тиешле җәзаларын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев