Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район күләмендә "Батырлар ярышы" уеннары узды

Район күләмендә "Батырлар ярышы" исеме астында хәрби-кулланма уен төрләре буенча ярышлар башланды. Бәйге "Форпост" үзәге хезмәткәрләре арасында уза. Анда "Бөркетләр" һәм "Арысланнар" командасы - барлыгы 40 кеше көч сынаша.

Бәйге 6 блокта уза - турникта күтәрелү, пресс, скакалкада сикерү һ.б. белән бергә өлкәннәргә шефлык итү, автомат сүтеп җыю, тарихтан тест узу, йөзү, футбол кебек ярышларны үз эченә ала. Бәйгегә бу атнаның җомгасында нәтиҗә ясалачак. Җиңүче команданы Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, "Форпост" үзәгенең истәлекле бүләкләре көтә. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 10 уенчы "Победа" исемле республика ярышларының финал өлешендә катнашу мөмкинлеге алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X