Мөслим-информ

Район халкына 29 китапханә хезмәт күрсәтә

Үзәкләштерелгән китапханә системасыннан 18 мең китап укучы файдалана. Фондта 325 мең данә китап, газета-журнал һәм электрон формадагы аудиоматериаллар исәпләнә.

Халыкны җәлеп итү өчен китапханәләр нинди чаралар куллана? Үзәкләштерелгән китапханә директоры Айсылу Мадьярова белән сөйләшүебез шул хакта.

Мәдәният

– Айсылу Минневасыйловна, китапханәгә йөрүче күпме? Китап укучылар нинди жанрдагы әсәрләргә өстенлек бирә? Заманча авторларны сорыйлармы, әллә классик язучыларнымы?
– Китапханәгә йөрүчеләр аз, димәс идем. Дөрес, күбрәк өлкән яшьтәге китап укучылар йөри. Шулай да яңалыкка омтылучы яшьләр дә китапханәгә тартыла. Районда 18 меңнән артык китап укучы (Мөслим китапханәсендә – 3992, балалар китапханәсендә – 2104) исәпләнә һәм һәрберсенең үз таләбе. Аерым бер жанрны яки авторны сорыйлар, дип әйтә алмыйм. Кемдер классик язучыларга өстенлек бирә, кемдер заманча китаплар укый. Мәктәп укучылары күбрәк мәктәп программасына кертелгән китапларга, фантастик әсәрләргә өстенлек бирә, рус һәм чит ил әдәбиятын сорый. Өлкән буын күбрәк татарча китаплар укый. Шуны әйтәсем килә: китап 15 көнгә бирелә. Әсәрне шушы вакыт аралыгында укып, китапханәгә тапшырырга кирәк. Китапны укып бетерә алмаган очракта вакытны озынайтырга мөмкин.
– Китапханәләр бүген төрле чаралар да оештыра. Бу халыкны кызыксындыру максатыннан эшләнәме?
– Әйе, китапханәчеләребез эзләнә, төрле проектларда, конкурсларда актив катнаша. “Йолдызга ун сорау”, “Могҗизалар кыры”, “Библиотөн” исеме астында узган чараларны яшьләр дә, өлкәннәр дә үз итте. Узган ел үзәк китапханә хезмәткәрләре өч грантка, шул исәптән РФ Президентының “Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм итү” номинациясендә ике грантка лаек булды. “Китапханәдә әдәби кафе” проекты белән – 190 мең сум, “Китап белән үс, сабый” проекты белән 144 мең сум грант оттык. Грант ярдәмендә үзәк китапханәдә әдәби кафе эшли башлады. Кафе техник яктан җиһазландырылды, фонд яңа китаплар белән тулыланды. Проект кысаларында күптөрле массакүләм чаралар үткәрелде, иң күп китап укучылар билгеләнде. “Китап белән үс, сабый” проекты нигезендә балалар өчен төрле чаралар оештыру белән бергә уңайлыклар да тудырылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмалар инициативаларына ярдәм итү буенча грантлар алу” конкурсында “Сәләтле балаларның “Зөлфәт” әдәби-шигърият клубы” проекты 200 мең сум грант отты. Нәтиҗәдә клубка йөрүче шигърият сөюче балаларның иҗат җимешләрен туплаган “Кояшлы Ык” исемле җыентык нәшер ителде.
– Айсылу Минневасыйловна, ә авыл китапханәләре ничек яши?
– Район халкына 29 китапханә хезмәт күрсәтә, аларда 36 китапханәче хезмәт куя. Узган ел 23 китапханәче, өстәмә белем бирү курсларында укып, һөнәри белемнәрен күтәрде. Авыл китапханәләре җирлекләрдәге авыл советлары, мәдәният йортлары, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә торалар. Авыл китапханәчеләре дә төрле чаралар оештыра, конкурсларда катнаша. Октябрь авылы китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы үткәргән “ТР авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә” конкурсында – 100 мең сум, Крәш. Шуран авылы китапханәчесе “ТР авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре” конкурсында 50 мең сум грант оттылар. Бездә үзәк һәм авыл китапханәләренә бүленеш юк, зур тату гаилә булып эшлибез. Төрле чараларга, бәйрәмнәргә барыбыз бергә әзерләнәбез.
Әңгәмәдәш – Римма Афзалова.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: