Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район җитәкчелеге суның сыйфатына өстенлек бирә

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортының конференц залында киңәшмә узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин, "Роспотребнадзор" идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм коммуналь хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәлә - ул халык кулланучы суның чисталыгы, яңа су линияләренең эшчәнлеге.

Район башлыгы Рамил Муллин алдагы елларга Мөслим районы су белән тәэмин итү системасын тәртипкә салырга кирәк, дигән бурыч куйды. Моның өчен район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә булган су скавижаналырының торышы, чиста су чыганакларының санитар таләпләргә җавап бирүе тикшереләчәк. "Роспотребнадзор" белгечләре бу эшкә кагылышлы киңәшләрен, фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев