Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы рәисе Зөлфия Вильданова зур бүләккә ия булды

17 апрель - Россия Федерациясендә эчке эшләр министрлыгы һәм эчке эшләр хезмәтләре ветераннары көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Мөслим район эчке эшләр бүлегенең личный составы, лаеклы ялдага хезмәттәшләре Валерий Бухарин белән очраштылар.

Валерий Анатольевич үзенең истәлекләре белән уртаклашты һәм шигырьләрен укыды. Шулай ук, эчке эшләр бүлегендә барлык ветераннар катнашында пистолеттан ату буенча бәйге үтте. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр дип - Ирек Камалов, Марат Насыйров һәм Роберт Исламов билгеләнделәр. Мөслим район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдинов котлау сүзләрен җиткерде. Бүлекнең ветераннар советы рәисе Зөлфия Вильдановага Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ветераннар оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды. Хатны оешманың җитәкчесе Евгений Гацук тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев