Мөслим-информ

Район эчке эшләр бүлеге республика буенча 17 урында

ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегендә 2016 нчы ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча еллык отчет җыелышы булды. Аның эшендә район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов та катнашты.

Узган ел җирлегебездә шактый гына оператив рейд оештырылып, "Урман", "Яшьүсмер", "Мәк", "Арсенал", "Чыршы", "Мотоцикл" һәм башка операцияләр, җәмәгать тәртибен саклау буенча 30дан артык массакүләм чаралар уздырылды. Ел дәвамында эчке эшләр бүлегенә 2745 гариза һәм мөрәҗәгать кергән. Алар буенча тикшерү үткәрелеп, процессуаль карарлар кабул ителгән. 12 ай эчендә 106 җинаять эше теркәлгән. ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге үз эшчәнлеге буенча 17 нче урында тора. Җыелышта чыгыш ясаган бүлек начальнигы Наил Бәдретдинов 2017 елга бурычлар билгеләде һәм эш планы белән таныштырып, бу елны нәтиҗәле күрсәткечләр белән эшләү мөһимлеген ассызыклады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: