Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район буенча соңгы 12 елда бер генә бала да дәүләт учреждениесенә җибәрелмәгән

"Мизгел" яшьләр үзәгендә районның опека һәм попечительлек бүлегенең чираттагы киңәшмәсе узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Мөслим муниципаль районында ятим һәм караучысын югалткан балаларны гаиләле итү буенча опека һәм попечительлек бүлеге нәтиҗәле эш алып бара. Район буенча соңгы 12 елда бер генә бала да дәүләт учреждениесенә җибәрелмәгән. Киресенчә, соңгы 5 елда гына да, республиканың төрле балалар йортларыннан алып, 171 бала гаиләләргә урнаштырылган. Мөслимнең үзендә 2014 елда ятим һәм тәбиячесен югалткан 4 бала теркәлеп, үз вакытында гаиләләргә урнаштырылды. Бу елны 13 гаилә белән 27 баланы тәрбиягә алу турында килешү төзелде һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр саны 81гә җитте. Тәрбиягә бала алган гаиләләр - ныклы, ышанычлы, сыналган гаиләләр. Шуның нәтиҗәсендә бу гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында хокук бозулар теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X