Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Р.Муллин күркәм затларны 8 март бәйрәме белән тәбрикләде

Яз, мəхəббəт һəм гүзəллек бəйрəме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан җылы телəклəребезне кабул итегез!

Бу бəйрəм чəчəклəр һəм шат елмаюлар, сезгə багышланган соклану хислəре белəн бизəлгəн. Сез - шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталыкның, җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше. Сез илнең иҗтимагый, икътисади һәм социаль тормышында әйдәп баручылар. Көнкүрештә, балалар тәрбияләүдә, өлкән яшьтәгеләрне кайгыртуда да сезгә тиңнәр юк. Районыбыз халкының күпчелек өлешен тәшкил итүче гүзәл затларыбыз, сез һәр өлкәдә авыр мәсьәләләрне хәл итүдә ышанычлы терәк булып каласыз. Иң мөһиме - гаиләне саклау, балалар тәрбияләү өлкәсендә сезгә тиңнәр юк.

Без бу көнне сугыш чорын кичкән батыр йөрәкле әби-апаларыбызны, районыбыздагы авыл хуҗалыгында, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, җитештерү өлкәләрендә, башка авыр һәм җаваплы тармакларда эшләүче хатын-кызларыбызны хөрмәтлибез.

Кайда гына хезмәт куйсалар да, гүзәл затларыбызны күркәм холык, эшлеклелек кебек матур сыйфатлар бизи. Кайда һәм кем генә булып эшләмәсен, хатын- кызлар һәрвакыт иҗтимагый процессның актив әйдәүче көче булдылар.

Хезмәт сөючәнлегегез, энергиягез, күңел җылылыгыгыз өчен, дөньяны яктылыкка һәм нурга күмгәнегез, аңа матурлык өстәгәнегез һәм ир-атларны кыю адымнарга илһамландырганыгыз өчен, сезгә зур рәхмәт. Сезнең бәхеттән сөенеп яшәвегезне, мәхәббәттән чәчәк атуыгызны һәм әйләнә-тирәдәгеләргә күңел җылысы биреп яшәвегезне телибез. Сөйгән ярларыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсыннар һәм сезне хатын-кызлар көнендә генә түгел, ә гадәти көннәрдә дә кадерләсеннәр. Бәйрәм белән!

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев