Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллинның Укытучылар көненә котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре! Сезне Халыкара укытучылар көне белән котлыйм. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләремне һәм фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм.

Безнең районда үзләренә иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын туплаган, укучылар йөрәгендә белемгә омтылу теләге уята алучы чын педагоглар эшли. Аларның югары һөнәри осталыгы, укыту-тәрбия процессын, яңа технологияләр кулланып, заман таләпләренә туры китереп оештыру бәрабәренә район мәгарифе яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Районда республика хөкүмәте ярдәме белән сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча күләмле эшләр башкарыла. Мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү, аларда тиешле инфраструктура булдыру, матди-техник базаларын ныгыту, укыту лабораторияләрен белем стандартлары нигезендә тулыландыру чаралары күрелә. Төзекләндерү эшләрендә актив катнашып, укучыларны, Мөслим халкын фидакарь хезмәткә рухландыруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Быелгы республика август киңәшмәсен үткәрүдә күрсәткән оешканлык үрнәкләрегез һәр яклап мактауга лаек.

Кадерле укытучылар! Һөнәри бәйрәмеге уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим. Мәгариф ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Бәйрәм белән сезне! Тормыш көзләрегез якты, тыныч, матур булсын, сәламәт булыгыз.

Рамил Муллин, район башлыгы,

район Советы рәисе.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X