Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллинның бәйрәм тәбрикләве

Хөрмәтле райондашлар! Районыбыз кунаклары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Дәүләт бәйрәмнәренең икесе дә безнең өчен кадерле - алар республикабызның һәм илебезнең формалашуында тарихи хәтер билгесе. Халыклар бердәмлеге көне безгә, бүгенге чор буынына, тынычлык-татулыкта яшәп, бергәләп эш иткәндә генә көчле була алуыбызны искәртә. Бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлек - күпмилләтле районыбыз үсеше, халкыбызның иминлеге өчен иң кирәкле шартлар. Ә Конституциябез исә әлеге шартларның ныклы булуын тәэмин итә, аларның какшамас гаранты булып тора.

Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без - илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык. Һәркемгә үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Ә дәүләтнең көче төбәкләр үсешенә бәйле. Шуңа күрә без - мөслимлеләр үз районыбызны төзекләндерү, үстерү буенча никадәр тырышыбрак эшләсәк, гражданлык активлыгыбызны күрсәтсәк, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, бердәм булып аңлашып яшәсәк, илебез дә рухи һәм икътисади яктан шулкадәр алга китәр.

Бүген республикада социаль яктан зур әһәмияткә ия булган утыздан артык программа эшли. Районыбызда, әлеге программалар гамәлгә ашырылып, заманча социаль юнәлештәге объектлар кулланышка тапшырылды. Парк һәм скверларны тәртипкә китерү программалары кысаларында Пушкин һәм Курай парклары булдырылды. Быел старт алган Су саклау зоналары елында "Кояшлы Ык" ял зонасы сафка басты. Халыкның үзәгенә үткән юлсызлык проблемасы да хәл ителеп килә. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрелде, яңа йортлар сафка басты, торак пунктларда урам утлары булдырылды, авылларыбызда су челтәрен реконструкцияләү эшләре бара, медицина учреждениеләре, күпфункцияле үзәкләр куллануга тапшырылды. Бер сүз белән әйткәндә, җирлегебездә халыкның лаеклы яшәве өчен уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Болар барысы да киләчәккә якты өмет, ышаныч тудыра.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да ихлас күңелдән истәлекле бәйрәмнәребез - Халык бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас күңелдән котлап, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез шат, эш көннәрегез уңышлы булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен.

Рамил Муллин

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев