Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллинның бәйрәм тәбрикләве

Хөрмәтле мөслимлеләр, район кунаклары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне якынлашып килүче Яңа - 2017 нче ел белән ихлас котлыйм. Яңа елга аяк басканда без, гадәттә, ирешелгәннәрне барлыйбыз.

Ышанып әйтә алабыз: 2016 ел районыбызның социаль-икътисадый үсешендә матур эз калдырды. Районыбызны төзекләндерү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, юллар салу, социаль-мәдәни объектлар төзүнең даими алып барылуы, игенчелек һәм терлекчелектә тырыш хезмәт куюыбыз районыбызны тагын да бизи һәм баета. Районның социаль-икътисади үсешенә үзеннән өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм.

Кадерле райондашлар! Яңа елга һәрберебез изге теләкләр, яңа өметләр белән аяк атлый. Уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, яңа - 2017 ел һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, яңа уңышлар, шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Гаиләләрне сөендереп, сабыйлар аваз салсын, исәнлек-саулык, тазалык-байлык барыгызга да! Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

Православие динен тотучы райондашларыбызга якынлашып килүче Раштуа бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм. Раштуа - күркәм гаилә бәйрәме дә, дини һәм иҗтимагый тормышта олы вакыйга да. Республикабызның православие җәмгыяте, бөтен илдәге кебек үк, төрле милләт кешеләрен берләштерә. Күптеллелек, төрле милли гореф-гадәтләр изге Раштуа тантанасын бизи һәм аңа үзгә бер ямь өсти. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X