Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин студентлар белән чираттагы очрашуын уздырачак

Үсеп килүче буынны, бигрәк тә чит шәһәр-районнарда белем алучы егет-кызларны борчыган мәсьәләләрне барлау максатыннан район башлыгы Рамил Муллин студентлар белән очрашу оештыра.

Ул 31 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә "Дуслар-клаб" күңел ачу үзәгендә узачак. Очрашу барышында студентлар район башлыгына үзләренең сорауларын юллый алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлегедәй очрашу беренче тапкыр гына оештырылмый. Туган ягы - Мөслиме өчен янып-көеп торучы яшьләр белән район җитәкчелеге узган 2014 елда да берничә тапкыр очрашкан иде. Мисал өчен, Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә белем алучы һәм район үзәгенә ялга кайткан студентлар белән узган сөйләшүләр. Агымдагы елның 31 гыйнвар көннендә дә яшьләребез шактый булыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X